ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Автоинспекторлар, һава шартлары бозылганда, куркынычсызлык чараларын искә төшерде

11 гыйнвар 2019, 20:43

Алдагы тәүлектә республикада буран һәм секундына 15 метр тизлектә көчле җил фаразлана.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, һава шартлары бозылганда, машина йөртүчеләргә куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Синоптикларның мәгълүматына караганда, 12 гыйнварда Татарстан территориясендә һава шартлары бозылуы ихтимал. Буран чыгуы һәм секундына 15 метр тизлектә көчле җил фаразлана.

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.

Күз күреме начар һәм бозлавык булса, куркынычсыз тизлек сайларга, кинәт икенче юлга күчмәскә һәм кисәк тормозламаска кирәк. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктергән булырга тиешлеген искә төшерә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10