ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Халыкара башкорт мәдәнияте фестивалендә җәядән ук ату бәйгесе була

11 гыйнвар 2019, 21:30

Бәйгегә җырчылар, биючеләр, төрле уен коралларында уйнаучылар, тамак төбе белән җырлаучылар җыела.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә Башкортстан Республикасының йөз еллыгына багышланган «НУР/NUR» Халыкара башкорт мәдәнияте фестивалендә җәядән ук атучылар да ярышачак. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

18-24 мартта булачак чараны оештыручылар иҗат коллективларын һәм аерым башкаручыларны бәйгедә катнашырга чакыра. Конкурста хореография, вокал, уен кораллары, нәфис сүз, җәядән ук ату номинацияләре була, диелгән әлеге хәбәрдә.

19-20 мартта җырчылар “Башкорт моңы” бәйгесенә җыела. 21-22 мартта төрле уен коралларында - кубызда, думбрада, курайда, кыл-кубызда уйнаучыларны, тамак төбе белән җырлаучылар "Кубыз чыңы" конкурсына чакыралар.“Башкортстан ритмнары” хореография бәйгесе 23 мартта була. Җәядән ук ату турниры 24 мартка билгеләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10