ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗе чаңгычысы Сахалинда ярышларда катнашачак

12 гыйнвар 2019, 08:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе чаңгычысы Сахалинда ярышларда катнашачак Соңгы елларда Богдан, республика, хәтта Россия күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар алды.

(Әгерҗе, 12 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Бима урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, районның иң көчле чаңгычысы Богдан Павлов февральдә Көньяк Сахалинда тәүге тапкыр узачак “Азия балалары“ кышкы Халыкара уеннарда катнашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Соңгы елларда Богдан, республика, хәтта Россия күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар алды. Зур уңышлар яулаган чаңгычы Татарстан җыелма командасы составына кертелде. Күптән түгел Әгерҗе чаңгычысы “Ялта–Зәй“ спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Чемпионатында да иң яхшы күрсәткечкә иреште.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10