ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

2019 елда Татарстанда төзелеш өлкәсендә 40 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла

12 гыйнвар 2019, 11:06 , Фото: архив/Рамиль Гали

2019 елда Татарстанда төзелеш өлкәсендә 40 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсен уздырды.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин әйтеп узганча, быел Татарстанда төзелеш һәм объектларны капиталь ремонтлау өлкәсендә 40 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, бу хакта республика Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

"Татарстан Республикасында 2019 елда объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла — 38 озак сроклы программа һәм агымдагы ел кысаларындагы ике программа", - дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Ведомство башлыгы бүгенге көндә 40 программаның 29ы ТР Министрлар Кабинеты карары белән раслануны таләп итә, дип аңлатты. Хәзерге вакытта 15 программа расланган, 7се — Татарстан Министрлар Кабинетына кертелгән, ә 8е — яраштыру этабында.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10