ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чиләбедә Халыкара татар һәм башкорт җырлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

12 гыйнвар 2019, 12:17 , Фото: tatar-congress.org

Чиләбедә Халыкара татар һәм башкорт җырлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады Документларны 2019 елның 31 мартына кадәр konkurs-tbm@mail.ru электрон яки 454000 Чиләбе шәһәре, Киров урамы, 139 "А" адресларына җибәрергә кирәк.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). 13-14 апрельдә Чиләбе шәһәрендә татар һәм башкорт җырларын башкаручылар арасында “Салават күпере” VIII Халыкара балалар һәм яшүсмерләр бәйгесе узачак. Бәйгегә гаризалар кабул ителә башлаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс милли музыкаль традицияләрне пропагандалау һәм үстерү, татар һәм башкорт җырларын популярлаштыру, яшь башкаручыларның мөмкинлекәрен арттыру, төрле милләт балалары арасында иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан оештырыла.

Балалар музыка мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, урта һәм махсус сәнгать һәм мәдәният уку йортларында уен кораллары һәм вокал бүлелкәрендә укучылар бәйгедә катнашырга чакырыла.

Конкурс уен кораллары, вокал номинацияләрендә уза.

Документларны 2019 елның 31 мартына кадәр konkurs-tbm@mail.ru электрон яки 454000 Чиләбе шәһәре, Киров урамы, 139 "А" адресларына җибәрергә кирәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10