ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфадагы йөзьяшәр әби озак яшәү серләре белән уртаклашты

12 гыйнвар 2019, 14:08 , Фото: стоп-кадр видео с телеканала «Вся Уфа»

Уфадагы йөзьяшәр әби озак яшәү серләре белән уртаклашты Ямал Филатованың озак яшәү сере һәр яңа туган көнгә куана белүдә, моны якыннары да раслый.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Уфада яшәүче Ямал Филатова 100 яшьлек юбилеен каршы алды. Аның энергиясе ташып тора, аның өчен мунчага һәм матурлык салонына йөрү гадәти хәл. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы яза.

Йөзьяшәр ханым балачактан авыр хезмәтнең ни икәнен белеп үскән. Ул колхоз булмаган заманда, ялгыз хуҗалыкта ат белән җир тырмалаган, чәчү эшләрен башкарган. Ул вакытта аңа 10 яшь булган.

Ямал Филатованың озак яшәү сере һәр яңа туган көнгә куана белүдә, моны якыннары да раслый.

“Бик позитив, игелекле, үзен карый торган кеше. Бөтен бәйрәмнәрдә дә иренен буйый, Җиңү бәйрәменә паркка бара”, - дип уртаклашты килене Заря Сәфәрова.

Ямал Филатова— хезмәт ветераны. Ул сугышка кадәр башлангыч сыйныф укытучысы, аннары кибетче булып эшләгән. Фронттан икенче ирен көтеп алган һәм аның белән 40 ел яшәгән. Йөзьяшәр әбинең 9 оныкчыгы бар. Аның өчен иң зур югалту - бердәнбер улының вафат булуы.

Ямал Филатова бер гасырлык юбилеен кафеда якыннары һәм дуслары белән билгеләп үтә. “Мин Аллаһ күпме бирә шулкадәр яшәргә риза. Тагын 10 ел яшәргә иде”, - ди ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10