ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12 гыйнвар 2019, 12:49 , Фото: prokrt.ru

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Татарстан прокуроры узган ел тормышның төрле өлкәләрендә закончылыкны ныгыту буенча җитди эш үткәрелүен әйтте.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле ветераннар! Бүген безнең һөнәри бәйрәмебез – Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Прокуратура үз тарихында закон өстенлеген тәэмин итә, Ватанга һәм халыкка ышаныч һәм дөреслек белән хезмәт итә", – дигән Илдус Нәфыйков.

Татарстан прокуроры узган ел тормышның төрле өлкәләрендә закончылыкны ныгыту буенча җитди эш үткәрелүен әйтте. Гражданнарның хокукларын яклау, хезмәт мөнәсәбәтләрендә, өлешләп төзү, мәгариф һәм сәламәтлек өлкәләрендә закон үтәлешен күзәтү прокуратура хезмәтенең төп юнәлешләре булды һәм булып кала.

“Балигъ булмаганнар, ветераннар һәм инвалидлар хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә”, - дигән Татарстан прокуроры.

Илдус Нәфыйков хезмәттәшләренә хезмәт бурычына тугры, югары профессиональлеккә ия булулары һәм команда булып эшләүләре өчен рәхмәт әйтте.

“Алга таба да хезмәт вазифаларын гадел һәм намуслы башкаруыгызга, үз алдыгызга куелган бурычларын нәтиҗәле хәл итәчәгегезгә ышанам”, - диде Илдус Нәфыйков.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10