ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанның “УНИКС” баскетболчылары Казахстанда җиңделәр

12 гыйнвар 2019, 14:24 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанның “УНИКС” баскетболчылары Казахстанда җиңделәр ВТБ бердәм лигасына кергән беренче Үзәк Азия командасы, 4 очкога калышып, “УНИКС”ка оттырды.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы ВТБ бердәм лигасы кысаларында Казахстанда “Астана”ны җиңде. “Астана” – ВТБ бердәм лигасына кергән беренче Үзәк Азия командасы.

Беренче чирек исәбе “Астана” файдасына булды – 19:17.

Икенче чиректә “УНИКС” алга чыга алды – 36:43.

Өченче чиректә “Астана” яңадан өстенлекне алды – 63:57.

Дүртенче чирек “УНИКС” командасы файдасына 79:83 исәбе белән төгәлләнде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10