ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Мамадышта узачак чаналар фестиваленең бүләк фонды билгеле булды

13 гыйнвар 2019, 09:00

Бөгелмәлеләрне креатив чаналар фестивалендә катнашырга чакыралар.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ").  26 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Мамадыш шәһәренең җәяүлеләр үзәгендә креатив чаналар фестивале узачак. Приз фонды - 110 000 сум. Бу турыда "Бөгелмә авазы" газетасы хәбәр итә.

Менә инде өченче тапкыр Мамадыш таудан шуарга яратучыларны каршы ала. Җиңүчеләрне тавыш бирү ярдәмендә һәм компетентлы жюри билгеләячәк. Сайлап алуның төп критерийлары - кызыклы конструкторлык идеясе, креатив эшләнмәләр. Гаризалар 22 гыйнварга кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: www.sunny-fest.ru

Үзенчәлекле чаналар ясагыз, күңелле дуслар туплагыз, чөнки чана фестивалендә таудан төшеп кенә дә акча отарга була. 

Бөгелмәлеләрне креатив чаналар фестивалендә катнашырга чакыралар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10