ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

WorldSkills International башлыгы Чемпионат Татарстан үсешенә өлеш кертәчәк дип исәпли

24 гыйнвар 2019, 12:19 , Фото: tatarstan.ru

WorldSkills International башлыгы Чемпионат Татарстан үсешенә өлеш кертәчәк дип исәпли WorldSkills International башлыгы Казанда узачак чемпионатка әзерлекне уңай бәяләде.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионаты бөтен Россия һәм Татарстан Республикасы үсешенә өлешен кертәчәген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте йортында сөйләде.

“Казанда үтәчәк чемпионат башкаларыннан аерылып торачак. Быел дөньядагы илләрнең күпчелеге катнаша. Ел саен катнашучыларның осталыгы, кызыксынуы үсә бара. Чемпионат кысаларында Казан шәһәре дөнья буенча тагын да танылу алачак дип уйлыйм”, - диде Саймон Бартли.

“WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионаты эш профессияләре, ил һәм республика үсешенә өлешен кертәчәк”, - дип сөйләде ул.

“Без график буенча эшлибез, барлык әзерләнү дә тиешенчә алып барыла. Әзерлек атналыгында 62 илдән килгән барлык делегатлар да үзләренең фикерләрен әйтәчәк. Булачак чемпионат турында алар катйкач үзләренең илләрендә сөйләячәк, әлеге чараны танытыр өчен мәгълүматны таратачак”, - дип сөйләде WorldSkills International оешмасының башкарма директоры Дэвид Хоуи.

“Чемпионатка кадәр җиде ай калып бара, барлык мәсьәләләрне дә чишәргә тырышырбыз. Үземнең ягымнан шуны әйтә алам: чемпионатның яхшы үтәчәгенә ышанам”, - диде ул.

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә узачак. Анда алтмыштан артык илдән 1600 кеше катнаша. Казан әлеге чемпионатны үткәрү хокукына, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен артта калдырып, WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә әгъза булып торучы барлык илләрдә үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2015 елда ия булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10