ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2019 елда Казан яслеләрендә сабыйлар өчен 1100 өстәмә урын булдырылачак

25 гыйнвар 2019, 13:12 , Фото: архив/Рамиль Гали

2019 елда Казан яслеләрендә сабыйлар өчен 1100 өстәмә урын булдырылачак Узган елда Казанда 21 меңнән артык бала бакчага киткән. Шулай да ясле яшендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәүгә бәйле проблема саклана.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Быел Казандагы балалар бакчаларында ясле яшендәге сабыйлар өчен 1100 өстәмә урын булдырылачак. Казан мэриясе матбугат хезмәте башлыгы Владимир Казанцев үзенең Instagram-аккаунтында шул хакта хәбәр итте.

«Ясле яшендәге балалар өчен урыннар җитмәү проблемасы һаман да актуаль булып кала. Быел әлеге категориягә караган балалар өчен 1100 өстәмә урын булдырылачак», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, Казанцев узган елда 21,3 меңнән артык баланың бакчага йөри башлавын әйтте.

2012 елдан башлап Казанда 36 балалар бакчасы ремонтланган, хәзерге вакытта 11 яңа бакча төзелә. 2020-2021 елларда Татарстан башкаласында тагын 20 мәктәпкәчә учреждениене сафка бастыру күздә тотыла.

Казанцев әлеге мәгълүматларның шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов тарафыннан Казан мэры Илсур Метшин белән очрашуда китерелүен искәртте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10