ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Диния нәзарәте “Бер көнлек мәктәп” интенсив курсына чакыра

4 февраль 2019, 10:15

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту исә татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Бер көнлек мәктәп” интенсив курсына чакыра. Проект биш дәрес эчендә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле рәвештә үзләштерү мөмкинлеген бирә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

беренче дәресе 2 март көнне Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Анда 14 яше тулган теләгән һәркем йөри ала. Дәресләр шимбә көннәрендә 9.00дән 14.00гә кадәр була.

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту исә татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10