ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан Диния нәзарәте: Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү дини низагларга нокта куячак

4 февраль 2019, 18:40 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан Диния нәзарәте: Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү дини низагларга нокта куячак Әгәр дә Дини йолалар турындагы Нигезләмә иртәрәк кабул ителгән булса, күп кенә вак мәсьәләләрдә бәхәсләр килеп тә чыкмаган булыр иде, - ди руханилар.

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). "Гыйбадәт һәм дини йолалар үткәрү турындагы Нигезләмә"гә үзгәрешләр мәхәлләләрдә тынычлык торгызу һәм низагларны юкка чыгару нияте белән кертелде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре "Татар-информ"да матбугат утырышында әйтте.

"Авылда имамга кешеләр килә дә, "Ник болай эшлисең, дөрес түгел", диләр. Ә ул Нигезләмәне ала да, "Менә мөфти кул куйган, мин шушылай эшләргә тиеш. Сорауларыгыз булса, гөләмәләр Шурасына мөраҗәгать итегез" дип әйтә ала", - диде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

"Әгәр дә без 98нче елларда бөтен җирдә шушындый бертөрле документ кабул иткән булсак, бүген бәлки күп кенә вак мәсьәләләрдә мәхәлләләр арасында бәхәсләр, капма-каршы эшләүләр килеп тә чыкмаган булыр иде", - диде ул.

ТР Мөфтиенең беренче урынбарасы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әйтүенчә, имамнар арасында Нигезләмәгә ихтыяҗ һәрвакыт зур иде. "Таянырлык бер документ булса, безгә үзебезгә эшләргә җиңелрәк булыр иде дип без күптәннән әйтәбез. Һәм, ниһаять, бу Нигезләмәне булдыра алдык", - диде ул.

"Без бу Нигезләмәне бер принципны истә тотып эшләдек: мөселманның көндәлек тормышында иң әһәмиятле булган йолаларны тәртипкә салу", - диде Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков..

  • Күптән түгел Диния нәзарәте "Гыйбадәт һәм дини йолалар үткәрү турындагы Нигезләмә"нең яңа редакциясен кабул итте. Документ ике өлештән тора: берсе - иман (гакыйдә) мәсьәләләренә багышланган, икенчесе - гамәл (фикыһ) ммәсьәләләрен яктырта. Нигезләмәдә җомга намазын үткәрү тәртибе, корбан чалу, зәкать бирү, никах-талак, балага исем кушу мәсьәләре чагылыш тапты. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10