ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әнсар Мифтахов мәчет эшенә катнашы булмаганнарның "мин мулла" дип йөрүен тыю чарасын атады

4 февраль 2019, 18:11 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Әнсар Мифтахов мәчет эшенә катнашы булмаганнарның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы “Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә” бу эшчәнлекне тыяр дип саный.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Әл-Мәрҗани Җәмигъ” мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов мәчеткә бернинди катнашы булмаганнарның да "мин мулла" дип йөри башлавына борчылуын белдерде. Шунлыктан ул дини нигезләмәдәге үзгәрешләрне уңай һәм кирәк дип кабул иткән. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә” кабул ителүне мин уңай бәялим. Әлеге дини үзгәрешләр кирәк иде. Моннан соң Диния нәзарәтендә аттестация узган имамнар гына үзләренең дини эшчәнлекләрен алып барачак. Бүгенге көндә мәчеткә бернинди дә катнашы булмаган имамнар, мин мулла дип, дини йолаларны үти башлады. Менә Нигезләмә аларның эшчәнлеген тыяр дип уйлыйм”, - диде Әнсар хәзрәт.

Аның фикеренчә, үзгәрешләр имамнардан үз эшчәнлекләренә тагы да җаваплырак карауны таләп итәчәк. Канун мәчеткә катнашы булмаган кешеләрнең дини йолаларны үтәвенә киртә булачак дип саный ул.

  • 2014 елда эшләнгән “Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә” быел галимнәр һәм казыйлар шурасы, шәригать белгечләре тарафыннан, Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вазгыятьне исәпкә алып яңартылды. Документ республикадагы барлык мәхәллә әгъзаларының дини эшчәнлекләренә кагылачак. Алар өчен документта мөселман йолаларын дөрес үтәү таләпләре буенча тулы мәгълүмат бар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10