ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Свердловск өлкәсенең Боланаш бистәсендә мәчет ачыла

5 февраль 2019, 13:22 , Фото: tatar-congress.org

Свердловск өлкәсенең Боланаш бистәсендә мәчет ачыла Хәзерге вакытта мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, уку сыйныфлары, мөселман атрибутикасы сатыла торган кечкенә кибет эшли.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Боланаш бистәсендә мәчет ачылуга әзерләнәләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Боланаш шахтерлар бистәсендәге иман йорты халык көче белән инде ун елдан артык төзелә. Хәзерге вакытта биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, уку сыйныфлары, мөселман атрибутикасы сатыла торган кечкенә кибет эшли.

Мәчеттә шулай ук зур мөселман бәйрәмнәре вакытында аш үткәрү өчен махсус бүлмә дә бар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10