ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөселман яшьләре Ислам динендә мәзһәбләр темасына фикер алышуны дәвам иттерә

6 февраль 2019, 16:16 , Фото: dumrt.ru

Мөселман яшьләре Ислам динендә мәзһәбләр темасына фикер алышуны дәвам иттерә Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.

(Казан, 6 фераль, "Татар-информ"). Иртәгә, 7 февраль 17.30 сәгатьтә, Казанның Галиев мәчетендә Мөселман яшьләре фикер алышу клубының ислам динендә мәзһәбләр темасына багышланган утырышының дәвамы була. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

«Бишенче мәзһәб?! Юк, ишетмәдем!» дип исемләнгән әлеге очрашу түгәрәк өстәл форматында үткәрелә. Белгеч сыйфатында Россия ислам институты мөгаллиме Әхмәт Әл-Хәнәфи чыгыш ясаячак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, фикер алышуның дәвамы шулай ук бик кызыклы һәм файдалы булачак. Икенче түгәрәк өстәл кысаларында мөселман яшьләре дәлилләргә таянып, беренче очрашуда туган фикер каршылыкларына ачыклык кертергә тырышачак.

Чарада катнашу өчен теркәлү мәҗбүри. Моның өчен «Вконтакте» челтәрендә «Мусульманская молодежь – Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк.

Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җаваплар эзли, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшә һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.

Белешмәләр һәм аккредитация өчен телефон: 89172939706 (Резедә Закирова). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10