ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чирмешән районы Туймәт авылында үзсалым акчаларын 1 апрельгә кадәр җыярга ниятлиләр

7 февраль 2019, 06:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән районы Туймәт авылында үзсалым акчаларын 1 апрельгә кадәр җыярга ниятлиләр Быел Туймәт авылында үзсалым акчасының бер өлешен урам яктырткычлары куюга, ремонтлауга, аларны карап тоту чыгымнарын каплауга тотарга планлаштыралар.

(Чирмешән, 7 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Туймәт авылында үзсалым акчаларын 1 апрельгә кадәр җыеп өлгермәкчеләр. Быел үзсалым акчасының бер өлешен урам яктырткычлары куюга, ремонтлауга, аларны карап тоту чыгымнарын каплауга тотарга планлаштыралар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Шулай ук авылда электр сиреналары һәм тавыш көчәйткечләр дә кирәк. Авылда узган җыенда үзсалым акчасының күләмен бер кешедән 500 сум исәбеннән җыярга килештек, балигъ булмаганнар, көндезге бүлектә укучы студентларны һәм армиядә хезмәт итүчеләрне бу акчаны түләүдән азат иттек. Авылдашлар каршы килмәде, - диде Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.

Бүген Туймәттә 30 мең сумга якын үзсалым акчасы җыелган. Әгәр дә бу эшне 1 апрельгә кадәр төгәлләсәләр, 1 июльгә кадәр республика бюджетыннан тагын, бер сумга дүрт сум исәбеннән, акча биреләчәк. Акча 1 июльгә кадәр җыелмаса, республика бюджетыннан өстәмә соңга калырга мөмкин.

2018 нче елда Туймәттә халыктан җыелган һәм республикадан күчерелгән акча исәбенә зират территориясен төзекләндергәннәр, су башнясы территориясен тәртипкә китергәннәр, урам яктырткычлары сатып алып урнаштырганнар, урамнарны кардан чистартканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10