ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Менделевич: 2024 елга Россиядә табиблар белән тәэмин ителеш 95 процентка җитәргә тиеш

7 февраль 2019, 12:20 , Фото: Султан Исхаков

Менделевич: 2024 елга Россиядә табиблар белән тәэмин ителеш 95 процентка җитәргә тиеш Дүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат фикеренчә, «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында илдә табибларга бәйле кытлыкны хәл итеп булачак.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия медицина учреждениеләрендә 2024 ел ахырына табиблар һәм урта медицина персоналы белән тәэмин ителеш 95 процентка җитәргә тиеш. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Борис Менделевич «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» ярдәмче проекты буенча без табиблар һәм урта медицина персоналы белән тәэмин ителешне 95 процентка җиткерергә тиеш», - диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, авыл җирендә табибларга кытлык аеруча зур. Шул ук вакытта, зур шәһәрләрдә алар кирәгеннән артык.

«Авыл җирендә эшләү өчен табиб табуы бик кыен. Бу хәлдән чыгуның ике юлы бар, без район башлыклары белән күптән бу хакта фикер алыштык инде. Моның өчен тиешле шартлар тудыру (хезмәт хакы түләү, торак, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү) зарур. Моннан тыш, табибларны үзебезгә әзерләргә кирәк. Максатчан программа буенча белем алучы студентлар, югары уку йортын тәмамлагач, килешү нигезендә авылга эшкә кайтырга тиеш», - дип искәртте Менделевич.

Аның фикеренчә, «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында кадрлар мәсьәләсе хәл ителәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10