ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Зәкят” фонды балаларны һәм аларның әниләрен Хиҗаб бәйрәменә чакыра

7 февраль 2019, 13:22 , Фото: dumrt.ru

“Зәкят” фонды балаларны һәм аларның әниләрен Хиҗаб бәйрәменә чакыра Алар өчен мехенди, шулай ук яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрү ниятләнә.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ").15 февраль көнне Казанның “Туган авылым” комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Халыкара хиҗаб көненә багышлап, балалар һәм хатын-кызлар өчен бәйрәм уздыра. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәйриячеләр һәм иганәчеләр ярдәме белән оештырыла торган бу чарага фонд карамагындагы балалар һәм аларның әниләре чакырулы. Алар өчен мехенди, шулай ук яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрү ниятләнә. Моннан тыш, лекторлар чыгыш ясавы планлаштырыла. Бәйрәмдә барлыгы йөздән артык кеше катнашыр дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10