ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Рафис Борһанов: "Тәнкыйть белән мәгариф системасыннан ерак торган кешеләр чыгыш ясый"

7 февраль 2019, 13:35 , Фото: архив/Султан Исхаков

Рафис Борһанов: Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән әңгәмә.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында телнең беренче чиратта гаиләдә сакланырга тиешлеге, ана телен укытудагы яңа методикалар, укытучыларга хезмәт хакларын арттыру, БДИ турында тәнкыйтьләүчеләрнең нәрсәдә ялгышуы, милли педагогика институты, мәктәпләрдә балаларны сыйныфташлары кимсетмәс өчен нишләргә кирәклеге һәм татар милли стратегиясендә булырга тиешле пунктлар турында сөйләде. Интервью министрлыкның матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.

Рафис Борһанов интервьюсындагы төп фикерләр.

1. Телне өйрәнү, беренче чиратта, гаиләдән килә, ә хөкүмәтнең беренче бурычы - телне өйрәнү, куллану, үстерү өчен шартлар тудыру.

2. Татар телен өйрәтүдә яңа методикалар кулланылышка кертелә, алар экспертиза процедурасын уздылар.

3. 1200 татар теле укытучысы һөнәри әзерлек курсларын узган, алар хәзер башка фәннәр буенча белгечлек алган.

4. Татар мәктәбе дип аталып та, чынлыкта милли мохит сакланмаган мәктәпләр бар. Татар мәктәбе булуның төп шартлары - милли мохит булдыру, барлык чараларның ана телендә узуы, татар телен камил белгән педагоглар туплау, татар теленә тәрҗемә ителгән уку әсбапларына заказ бирү һәм мөмкин кадәр ана телендә белем бирүне тәэмин итү.

5. БДИны тест рәвешендә уза дип тәнкыйтьләүчеләр хаклы түгел. БДИ тест форматыннан киткән һәм балалардан белем дәрәҗәсенең югары булуын таләп итә, биремнәрдә анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясауга игътибар күп бирелә.

6. Мәктәпкә яшьләр килми дип әйтеп булмый. Мәктәпкә ир-егетләр килсен өчен укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны югары булырга, хезмәте дә тиешле бәяләнергә тиеш.

7. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә милли педагогика институтын торгызу буенча эш алып бара.

8. Арча педагогия көллияте кебек уку йортларына ихтыяҗ бар.

9. Милли стратегиядә милли мәгариф - төп юнәлеш. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларыбыз үзләренең бербөтен халык икәнен танып, бердәм булуы шарт.

10. Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын 2019 елдан башлап алга таба да планлы арттыру тәкъдиме белән чыкты.

11. Мәктәптә балаларны кимсетү очраклары турында. "Кызганыч, бүген ата-аналарның күбесе үзләренең тәрбия функцияләрен балалары укый торган мәгариф оешмаларына (балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә) тулысынча тапшырырга омтыла".

12. Ата-аналардан басым ясап акча җыю очраклары тыелды, барысы да ирекле рәвештә башкарыла. Культура-мәдәният оешмаларының балалар өчен репертуары күзәтү астына алынды.

13. Туган телне саклау турында: "Халкыбыз күп гасырлы тарихы чорында ни кадәр сынау узган, әмма һәр сынаудан горурлык белән чыккан, телен, иманын югалтмаган".

"Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас"

- Татар телен белү дәрәҗәсен арттыру юнәлешендә нәрсәләр эшләнә? Туган телне белү нигезе гаиләдә дию белән килешәсезме? Яки телне саклау беренче чиратта мәктәп һәм дәүләт бурычымы?

- Татар милләте дөньяның бар төбәкләренә чәчелеп яши. Россия Федерациясенең күп кенә районнарында телебезне мәктәпләрдә укыту оештырылган. Әмма чит илләргә баргач, милләттәшләребезнең саф татарча сөйләшүен куреп сокланабыз. Каян килә соң бу?! Билгеле, гаиләдән! Күренекле галим Ризаэддин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, «Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас». Туган телнең «ана теле» дип аталуы да очраклы гына түгел. Әгәр баланың теле әти, әни – дип ачыла икән, гаиләдә туган телең, милләтең, илең белән горурлану хисе тәрбияләнә икән, билгеле бу халыкның киләчәге, һичшиксез, бар дигән сүз!

Татар телен белү дәрәҗәсен арттыру юнәлешенә килгәндә исә, хөкүмәтнең беренче бурычы – телне өйрәнү, куллану, үстерү өчен шартлар тудыру. Әлбәттә, беренче чиратта мәгариф системасы күздә тотыла.

Агымдагы елда республикабызда барлыгы 2051 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 824 ендә белем һәм тәрбия бирү процессы ике дәүләт телендә оештырыла. Моннан тыш республика буенча 1008 татар төркеме эшләп килә. Шунысын да әйтергә кирәк, балаларны балалар бакчасына электрон теркәү системасына да тиешле үзгәрешләр кертелде. Хәзер ата-аналар милли балалар бакчаларына аңлы рәвештә, аның тел статусын белеп теркәлә ала.

Республика мәктәпләрендә, статистик мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә 173 меңнән артык татар баласы белем ала. Әлеге укучыларның 35%ы (60913 укучы) татар мәктәпләрендә укый. Моннан тыш, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә 806 татар сыйныфы ачылган, алардагы укучылар саны – 14 705 (8,5%). Татар телендә белем бирүче мәктәпләр саны – 702.

«Россия Федерациясендә мәгариф турында «Федераль законның 11 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 3 августындагы 317 - ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә мәктәпкәчә, башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан туган телләрдә белем алу, Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен, Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан туган телләрне, шул исәптән туган тел буларак рус телен өйрәнү мөмкинлеген тәэмин итә.

Белем алу теле, өйрәнелә торган туган телне, ирекле сайлап алу нигезендә балигъ булмаган балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) гаризалары буенча гамәлгә ашырыла.

Бүген татар телендә уку әсбаплары булдырылган, кадрлар буенча да проблемалар юк. Милли мәктәпләр алдына уку йортының конкурентлылыгын арттыру, эш төрләрен киңәйтү максаты куелган. Әмма, кызганыч, күпчелек әти-әни баласына белемне рус телендә бирүне кулай күрә. Тагы да гаиләгә әйләнеп кайтабыз... Югары сыйныфларда бердәм дәүләт имтиханын киртә итсәк, балалар бакчаларында, башлангыч һәм урта сыйныфларда югыйсә каршылык та юк....

Моннан тыш «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» кысаларында гаятъ күләмле эш башкарыла: бәйге-конкурслар, олимпиадалар, җәйге ял лагерьлары, татар телендә мультфильмнар, әдәби әсбаплар чыгару һәм башка бик күпләр.

Яңа методикалар экспертиза процедураларын узган

- Татар теле укытуның яңа методикаларын кертү барамы? Нинди программалар, дәреслекләр кертү планлаштырыла?

- Туган телләрне укыту методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү максатыннан бүгенге көндә «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле»ннән үрнәк уку программасы эшләнде һәм Федераль программалар реестрына кертелде.

1-9 сыйныфлар өчен «Туган (татар) теле», «Туган (татар) әдәбияты (Әдәби уку)» фәннәреннән үрнәк уку программалары экспертиза процедурасын уздылар һәм якын арада ФУМО утырышында каралачак.

10-11 сыйныфлар өчен туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты буенча программа проектлары эшләнде һәм экспертизага җибәрелде.

Үрнәк программалар нигезендә авторлык коллективлары яңа буын укыту-методик комплексларын эшләүгә керештеләр.

Туган тел укытучылары алдында бүгенге көндә яңа бурычлар куела. Укыту эчтәлеген баланың тел белү дәрәҗәсенә нигезләнеп, эффектив алымнар кулланып, мавыктыргыч итеп оештыру көн таләбе. Күп нәрсә укытучыларның һөнәри осталыгына, дөрес методика куллануына, балаларның яшь үзенчәлеген истә тотып укытуны оештыруга бәйле.

Иң яхшы педагогик практикаларны (тәҗрибәләрне) ачыклау һәм гамәлгә кертү, укытучыга инновация эшчәнлеге өчен кызыксындыру чаралары системасын булдыру шулай ук сыйфат күрсәткече булып тора.

Һәр укытучы үрнәк программа нигезендә үзенең шәхси программасын төзи ала. Әлбәттә, бу укытучыдан иҗади эш итүне таләп итә. Беренче урынга коммуникатив алымнар, телне уен технологияләре аша өйрәнү, балага кызыклы булган темаларга таяну чыга.

1200 татар теле укытучысы һөнәри әзерлек курсларын узды

- Элек татар теле укыткан күпме укытучы һөнәри әзерлек курсларын узды?

- Узган ел 1200 татар теле укытучысы һөнәри әзерлек курсларын узды. Моның өчен республика бюджетыннан 22 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белем бирүнең төп үзәкләре булды. Укулар 2017 елның декабреннән 2018 елның июленә кадәр дәвам итте.

Курсларда иң күбе Казан, Яр Чаллы, Зеленодольск, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләре укытучылары булды.

Яңадан әзерләүнең төп юнәлешләре: рус теле, башлангыч мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү, логопедия, тарих һәм җәмгыять белеме. Барлык 1200 кеше дә дипломнар алды, һәм республиканың мәгариф оешмаларында эшкә урнаштырылды.

Әгәр мондый ихтыяҗ булса, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы быел да яңадан әзерлек курслары оештырырга әзер. Әлегә министрлыкка гаризалар килмәде.

Татар мәктәбе дип аталган мәктәп ул нинди булырга тиеш?

- Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров күптән түгел генә төгәл предметларны татар телендә укытмаган Буа гимназиясенең директорын тәнкыйтьләп, “физика, математика кебек фәннәрне татарча укытмагач, сез татар гимназиясе дип атала алмыйсыз” дигән фикер әйтте. Бу тәнкыйть Казандагы татар гимназияләренә карата да еш әйтелә. Сезнең фикерегезчә, «татар мәктәбе» дип аталган мәктәпнең критерийлары нинди? Анда нинди фәннәр татарча укытылырга тиеш?

- Әйе, татар телендә белем бирүче уку йортлары, шул исәптән татар гимназияләре турында да бик еш тәнкыйть сүзләрен ишетәбез.

Уку йортының статусы, белем бирү программасы, белем бирү теле закон нигезендә белем бирү оешмасы тарафыннан билгеләнә, мөстәкыйль рәвештә кабул ителә һәм гамәлгә ашырыла. Республикабызда 42 татар гимназиясе эшли, әти-әниләр дә баланы милли уку йортына үз теләге белән алып килә. Ә менә уку йортында белем һәм тәрбия бирүне норматив документлар нигезендә оештыру – уку йорты җитәкчеләренең турыдан-туры бурычы.

Иң беренче чиратта, милли мохит булдыру, барлык чараларның ана телендә узуы, татар телен камил белгән, татар телендә белем бирергә сәләтле педагоглар туплау, татар теленә тәрҗемә ителгән уку әсбапларына заказ бирү һәм мөмкин кадәр ана телендә белем бирүне тәэмин итү – мәктәп директорының беренче вазифасы булырга тиеш. Билгеле, бу әти-әниләр белән тыгыз эшчәнлек булдыруны таләп итә, икеләтә җаваплылык сорый.

Бүген шәһәр җирлегендә бик матур гына эшләп килгән милли гимназияләребез бар. Мисал өчен: барыбызга да яхшы таныш Казан шәһәренең 2 нче гимназиясе, моннан тыш Яр Чаллының 2 нче, Алабуганың 2 нче, Бөгелмәнең 14 нче гимназияләре. Әмма район үзәгендә булып та милли мохит сакланмаганнар да, кызганычка каршы, бар. Шулар исәбендә Буа гимназиясе дә.

Билгеле, район җитәкчелегеннән дә бу юнәлештә эзлекле эш сорала. Әгәр дә һәрберебез үзебезгә максат куеп телебезне саклау өстендә эшләмәсәк, билгеле нәтиҗәгә ирешү бик авыр.

Билгеле, әти-әниләр гаризасы нигезендә күп кенә милли уку йортларында төп фәннәрне ике, ә мөмкин булганда 3 телдә укыту гамәлгә керде. Әмма бу тулаем телебездән ваз кичү булырга тиеш түгел, һәм без моңа юл куярга да тиеш түгел.

Бердәм дәүләт имтиханнары тест формасыннан китте

- Сез Бердәм дәүләт имтиханнары камилләшкән дип әйттегез. Халыкның күпчелеге БДИ тест рәвешендә генә уза, балалар кнопкага басарга гына өйрәнә дип уйлый. Җәмгыятьтәге бу ялгыш фикерне үзгәртү өчен нишләргә кирәк?

- Әйе, бүген бердәм дәүләт имтиханнары тест форматыннан киткән һәм балалардан белем дәрәҗәсенең югары булуын таләп итә. Ягъни биремнәрдә анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясауга игътибар күп бирелә. Логик фикерли белү, фән-ара бәйләнеш зур урын ала. Өстәвенә баланың имтихан нәтиҗәләре белән берничә уку йортына кереп карау мөмкинлеге дә бар. Югары уку йортларында да бүген модуль системасы һәм ул нәкъ менә әлеге форматта уздырыла. Ягъни бала өчен бу көтелмәгән форма булмый.

Күпчелек критика белән мәгариф системасыннан ерак торган, балалары инде күптән укып бетергән һәм БДИ ны якыннан белмәгән кеше чыгыш ясый. Ел дәвамында әти-әниләр өчен имтихан биреп карау мөмкинлеге тудырыла, файдаланырга гына кала.

Мәктәпкә ир-егетләр килсен өчен нишләргә?

- Укытучыларның күбесе хатын-кыз, өлкән яшьтәгеләр шактый. Мәктәпкә яшьләр, ир-егетләр килсен өчен нишләргә кирәк?

- Мәктәпкә яшьләр килми дип әйтмәс идем. Яшьләребез, өметле яшьләребез шактый. Көчле укытучыларыбыз да күп. Укытучының матди хәлен яхшырту буенча да хөкүмәт тарафыннан шактый эш башкарылды. Кызыксындыру чаралары да кулланыла. Яшь укытучыларыбыз өчен «Безнең яңа укытучыбыз» гранты булдырылган. Грант иясе ай саен 6-10 мең куләмендә өстәмә түләү ала.

Билгеле, укытучы хезмәте зур җаваплылык, әзерлек таләп итә. Җәмгыятьтә булган сәяси, икътисади проблемалар, интернет челтәрендәге чикләнмәгән информация, кызганычка каршы, балаларда да чагылыш таба.

Мәктәпкә ир-егетләр килсен өчен укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны югары булырга, хезмәте дә тиешле бәяләнергә тиеш.

Милли педагогика институты нинди булырга тиеш?

- Президент Дәүләт Советына юлламасында татар милли педагогика институты кирәк дигән иде. Сез бу уку йортын ничек күзаллыйсыз, аны тормышка ашыру өчен нишләргә кирәк?

- Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә милли педагогика институтын торгызу буенча эш алып бара.

Бүген мондый процесс Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында оештырылган. Бу белгечләрне әзерләү процессында КФУ инфраструктурасын, шулай ук аның кадрлар, фәнни һәм технологик ресурсларын кулланырга мөмкинлек бирә.

Бу уку елының кабул итү кампаниясе кысаларында республика бюджеты акчалары хисабына билингваль (татар-рус) мохитендә эшләү өчен укытучылар кадрларын әзерләү программаларына максатчан кабул итү гамәлгә ашырылды.

Әлеге юнәлеш буенча КФУ студентлары Россия Федерациясенең 8 регионыннан һәм 29 муниципаль берәмлектән 125 кеше булды. Уку көндезге әзерлек формасына да, читтән торып әзерләнү формасында да оештырылган. Әзерлек юнәлешләре буенча: математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү 75 студент өчен көндезге формада алып барыла.

Өзлексез педагогик белем бирүне тәэмин итү максатыннан 50 кеше укый торган «мәктәпкәчә һәм башлангыч белем» юнәлеше буенча читтән торып уку формасы оештырылган.

Барлык студентларны укыту Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына башкарыла. Быел бу максатларга 11,5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Педагогика көллиятләренә ихтыяҗ бармы?

- Татарстанда берничә педагогик уку йорты бар. Алар югары белем бирми, әмма мәктәпләрдә югары белем сорала. Арча педагогика көллияте кебек уку йортларында ихтыяҗ бармы? Аларда укыган кешеләр эшкә урнаша аламы?

- 2018-2019 уку елында Татарстан Республикасында педагогик профильдәге 6 һөнәри белем бирү оешмасы эшли, алар 9 белгечлек буенча урта звено белгечләрен әзерләү программасын гамәлгә ашыра:

-Мәктәпкәчә белем бирү;
- Музыкаль белем бирү;
- Башлангыч сыйныфларда укыту;
- Адаптив физик культура;
- Сынлы сәнгать һәм сызым;
- Махсус мәктәпкәчә белем бирү;
- Гамәли информатика;
- Программалаштыру һәм компьютер системалары;
- Физик культура.

2018-2019 нчы уку елында укучыларның гомуми саны – 5298 кеше,

Беренче курска 1376 бала кабул ителде, чыгарылыш курсында 1020 кеше белем ала.

2018-2019 нчы уку елдагы конкурска күз салсак:

Казан педагогика көллияте-бер урынга 6 кеше, аттестатның уртача баллы-4,7

Арча педагогика көллияте-бер урынга 3 кеше, аттестатның уртача баллы-4,5

Педагогия көллиятләренә һичшиксез ихтыяҗ бар. Өстәвенә Арча һәм Минзәлә көллиятләре милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләре булып торалар. Бу уку йортларына ел саен 320 укучы кабул ителә. Икесендә дә төп мәктәп программасы нигезендә 7-9 педагогия сыйныфлары ачылган.

Көллиятләр белән Казан (Идел буе) федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты арасында уртак программалар булдырылган. Бу исә читтән торып уку программасын 5 елдан 3,5 елга кыскарта.

Һәм әйткәнемчә, милли институт кысаларында әлеге көллиятне тәмамлаган укучылар өчен укырга керүдә дә өстенлекләр каралган, ягъни нәкъ менә көллиятләр ресурс үзәге булачак.

Милли стратегиядә милли мәгариф - төп юнәлешләрнең берсе

- Хәзер татар милли стратегиясен үстерү турында сөйләшүләр бара. Сез милли стратегиядә нинди пунктлар һичшиксез булырга тиеш дип уйлыйсыз?

- Бүгенге көндә Президентыбыз юлламасы нигезендә татар халкының үсеш стратегиясен эшләү белән Бөтендөнья татар конгрессы шөгыльләнә. Сүз дә юк – милли мәгариф системасы әлеге стратегиянең төп юнәлешләренең берсе. Кабул ителгән Стратегия нигезендә, һичшиксез, аны гамәлгә ашыруның «юл картасы» эшләнәчәк.

Стратегиягә килгәндә, аны төзү өстендә галимнәрдән, мәгариф – мәдәният өлкәсеннән дәрәҗәле хезмәткәрләр эшли һәм милләтебезнең яңа үсеш баскычына басуы өчен стратегия үз эченә комплекслы чараларны алыр дип уйлыйм. Беренче чиратта - татар халкының милли үз аңын, милли горурлык хисен торгызу бик зарур дип уйлыйм.

Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларыбыз үзләренең бербөтен халык икәнен танып,бердәм булуы шарт. Барлык милләттәшләребезнең туган йорты булган республикабыз бүген дөньякүләм танылган, көчли икътисади үзәк. Бу юнәлеш – шулай ук өстенлекле булыр дип уйлыйм. Норматив база өстендә дә башкарасы эшләр шактый.

Мәгариф өлкәсенә килгәндә, бүгенге көн федераль үзәк белән тыгыз элемтәдә эшләүне таләп итә һәм без шул юнәлештә эзлекле эш алып барабыз. Дөнья тиз үзгәрә, информацион чыганаклар күп, йогынты зур – стратегиядә боларның барысы да исәпкә алыныр дип уйлыйм.

Хезмәт хаклары турында

- Укытучыларның хезмәт хакларын арттыру көтелмиме? Аның җәмгыятьтәге дәрәҗәсен арттыру өчен нишләргә кирәк?

- Укытучылар, фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары һ.б. хезмәт хакларына кагылышлы реформалар 2012 елда ук башланды. В.Путин планлы һәм эзлекле үзгәрешләргә юнәлдерелгән 11 Указны имзалады. "Май указлары» нигезендә, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы төбәк буенча уртача күрсәткечтән 100% -200% ка кадәр җиткерү бурычы куелды.

Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын 2019 елдан башлап алга таба да планлы арттыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстанда укытучыларның хезмәт хакын арттыру һәм кызыксындыру чарасы буларак грантлар системасы булдырылган:«Укытучы - эксперт» (108 укытучы); «Укытучы - әйдәп баручы» (150 укытучы), «Укытучы-мастер» (250 укытучы), «Өлкән укытучы» (200 укытучы), «Безнең яңа укытучы» 290 укытучы), «Оста мөгаллим» (50 укытучы), «Иң яхшы директор», «Олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерлгән өчен» - барлыгы 19 грант булдырылган. Грант кысаларында укытучыга ай саен 4 меңнән алып 10 меңгә кадәр өстәмә түләү каралган. Иҗади эшләгән укытучылар өчен бу сизелерлек ярдәм дип уйлыйм.

Мәктәпләрдә балаларны кимсетү очракларына ничек кисәтергә?

- Мәктәпләрдә балаларны сыйныфташлары тарафыннан кимсетү, хәтта кыйнау кебек күренешләр турында даими рәвештә хәбәрләр ишетелеп тора. Мондый күренешләр булмасын өчен ата-ана нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

Ел саен барлык белем бирү оешмаларында коллективта психологик климатны бәяләү максатыннан мохитнең «социаль-психологик мониторингы һәм психологик иминлегенә мониторинг» үткәрелә. Мониторинг нәтиҗәләре буенча агрессив тәртипкә ия булган укучылар ачыклана.

Уку йортында авыр психологик климат ачыкланган очракта мәктәп психологы, сыйныф җитәкчеләре, педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналарының укучылар төркемнәрендә үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен уртак эш оештырыла.

Республика «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге базасында мониторинг нәтиҗәләре буенча билгеле проблемалар булган мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары өчен семинар-практикумнар үткәрелә.

"Психологик десант» кебек эш формасы үзен уңай яктан күрсәтте. Республика һәм муниципаль психологик-педагогик медик-социаль үзәк һәм хезмәтләр хезмәткәрләре укучылар, педагоглар, ата-аналар арасында деструктив һәм асоциаль тәртипне кисәтүгә юнәлдерелгән эшләр өчен белем бирү оешмаларына чыгалар. Тематик тренинглар, ай саен ата-аналар өчен республика интернет-җыелышлары һәм интернет-семинарлар үткәрелә. Чираттагы ата-аналар интернет-җыелышы белгечләр катнашында 2018 елның 14 декабрендә узды.

Республикада «балалар ышаныч телефоны»дигән ашыгыч психологик аноним консультация эшли. 6 оешма балалар ышаныч телефонының бердәм гомумроссия телефон номерына тоташтырылган.

Теләсә кайсы стационар яки кәрәзле телефоннан 8-800-2000-122 номеры буенча бушлай тоташтыру клиентка теләсә нинди сораулар буенча түләүсез аноним психологик ярдәм гарантияли.

Балалар ышаныч телефонын пропагандалау буенча мәгълүмати кампания ел саен май аенда үткәрелә, бердәм гомумроссия номеры гомуми белем бирү оешмаларының мәгълүмат стендларында урнаштырылган.

Республиканың мәгариф оешмаларында конфликтлы ситуацияләрне хәл итүгә мәктәп килешү үзәге хезмәтләре дә юнәлдерелгән.

Бүгенге тормыш тиз үзгәрә, агымнар күп, информация чиксез. Бала бик тиз югалып калырга, үзен артык итеп тоярга, үз эченә бикләнергә мөмкин. Бала гына түгел, ә бәлки инде тормышта үз урынын тапкан өлкәннәр дә кайчак югалып кала. Беренче чиратта ата-аналар баланың дөньясын аңларга, аңа теләктәш булырга, мавыгуларына юнәлеш бирергә һәм һәрдаим баланың үзләре өчен иң кадерле икәнен тойдырырга тиеш.

Кызганыч, бүген ата-аналарның күбесе үзләренең тәрбия функцияләрен балалары укый торган мәгариф оешмаларына (балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә) тулысынча тапшырырга омтыла. Нәкъ менә мәктәп өйрәтергә, үстерергә һәм тәрбияләргә тиеш дип саныйлар. Шул ук вакытта, гаилә кодексы, мәгариф турындагы закон нигезендә, балалар өчен, шул исәптән тәрбия мәсьәләләрендә дә, төп җаваплылыкны нәкъ менә гаилә тота.

Ә инде укытучылар белән балалар, әти-әниләр белән педагогик коллектив арасындагы мөнәсәбәтләргә килсәк, ата-аналар белән уку йорты коллективы арасында конструктив диалог, хезмәттәшлек, үзара аңлашу булырга тиеш. Ә бу исә үз эченә:

- ата-аналарга үзләренең гозерләрен һәм теләкләрен ачыктан-ачык сөйләшергә, ата-аналарга белем бирү оешмасының җаваплылык зонасын җиткерергә, ата-аналарга мәктәпнең бурычлары һәм мөмкинлекләре турында чын күзаллаулар булдырырга мөмкинлек бирү;

- мәктәпне ата-аналар өчен ачык итү, «эчтән караш»өчен шартлар тудыру. Еш кына мәктәп тормышы һәм укучылар һәм укытучылар арасында килеп туган хәлләр турында объектив һәм дөрес мәгълүмат булмау аркасында аңлашылмаучылык килеп чыга да.

Әгәр барлык яклар да үзләрен әдәпле тотса, аралашуны объектив, хөрмәт белән алып барса, аралашуының барлык нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәсәләр - ата-аналар һәм педагоглар арасындагы диалог урнаштыру уңай нәтиҗә бирер дип уйлыйм.

Мәктәп укучылары театрга йөрергә тиешме?

- Мәктәпләрдә дәрестән тыш мероприятиеләргә акча җыймаска дигән катгый карар булганнан соң, театр-музейларга укытучыларның акча җыюы туктатылды. Кайбер мәктәпләрдә моны хәтта тәкъдим дә итмиләр, әмма мәдәни тәрбия ул тәрбиянең бер өлеше. Закон да бозмас, әмма укучыларны театрлардан да читләштермәс өчен моның берәр законлы җаен табып булмыймы?

- Укучыларның һәм тәрбияләнүчеләрнең түләүле мәдәни-массакүләм чараларда катнашуы турындагы карар белем алучы, тәрбияләнүченең һәр ата-анасы (законлы вәкиле) тарафыннан индивидуаль һәм ирекле рәвештә кабул ителә. Укучыларга, аларның ата-аналарына мондый чараларда катнашу буенча басым ясау рөхсәт ителми.

Министрлык бары тик укыту-тәрбия процессы кысаларында катнашу өчен тәкъдим ителә торган чараларның якынча исемлеген төзи.

Әлеге чараларның якынча исемлеген файдаланып, уку йортының педагогик советы утырышында мәдәни-массакүләм чараларда катнашу буенча еллык план проекты кабул ителә, ул, ата-аналар җәмәгатьчелеге белән килештергәннән соң, мәгариф оешмасы җитәкчесе тарафыннан раслана, уку йортының локаль актлары белән регламентлана. Чараларда укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) катнашуы турында уңай карар кабул иткәндә, законлы түләү ысуллары билгеләнә:

- дәүләт хезмәтләре порталы аша тәрбияләнүчеләрнең, укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) тарафыннан билетларны шәхсән он-лайн сатып алу;
- мәдәният учреждениеләре кассалары аша ата-аналар (законлы вәкилләр) тарафыннан билетлар сатып алу;
- ата-аналар (законлы вәкилләр) шәхсән билетлар сатып алу өчен таратучыларны белем бирү оешмасына чакыру;
- хезмәт күрсәтүче оешма (концерт залы, Театр, башка мәдәният оешмалары) һәм укучыларның һәр ата-анасы (законлы вәкиле) арасында килешүләр төзү.

Белем бирү оешмасы, мөмкинлегеннән чыгып, катнашучыларның массакүләм мәдәни чараларга баруларын тәэмин итә, әмма озатучылар арасында әти-әниләрнең дә булуы мөһим.

Музей-театрларга йөрү тукталды димәс идем. Киресенчә, культура-мәдәният оешмаларының балалар өчен репертуары күзәтү астына алынды, балаларны уку йортыннан алып чыкканда оештыру регламенты булдырылды. Шулай ук уку йортына иҗат төркемнәре килеп чаралар оештыру мөмкинлеге дә каралды.

Әмма кабатлыйм, укучыларга, аларның ата-аналарына мәдәни чараларда катнашу буенча басым ясау рөхсәт ителми. Карар әти-әни тараыннан кабул ителә. Баласының зыялы, дөньяны киң күзаллавы булуын теләгән әти-әни үзе үк мондый чараларны теләп оештыра һәм оештырыр дип уйлыйм.

Туган телләрне саклау - глобаль мәсьәлә

- Сез татар теленең киләчәген ничек күрәсез? Татар телен ничек саклап калырга була?

ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, соңгы 3 буын алышыну дәверендә 200 дән артык тел кулланылудан туктаган, ягъни шул кадәр милләт юкка чыккан дигән сүз. Димәк туган телләрне саклау - глобаль мәсьәлә: мәктәп, район, республика, ил, дөнья күләмендә каралырга тиешле проблема.

Халкыбыз күп гасырлы тарихы чорында ни кадәр сынау узган, әмма һәр сынаудан горурлык белән чыккан, телен, иманын югалтмаган. Әйткәнемчә, телне саклауда мәгариф системасының роле бик зур. Әмма, гаилә тарафыннан туган телгә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, хөкумәт дәрәҗәсендә телебезне саклау, үстерү, кулланыш даирәсен киңәйтү өстендә эзлекле эш алып бару, мәдәният өлкәсендә, информацион технологияләр өлкәсендә, интернет челтәрендә туган телдә югары сыйфатлы продуктлар җитештерү мөүим урын алып тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10