ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ростехнадзор «Нижнекамскнефтехим»ны аварияләр буенча лидерларның берсе дип атады

7 февраль 2019, 14:30 , Фото: архив tatarstan.ru

Ростехнадзор «Нижнекамскнефтехим»ны аварияләр буенча лидерларның берсе дип атады Бу хәлнең төп сәбәбе - персоналның квалификациясе җитәрлек булмау, дип билгеләп үтте Борис Петров.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Егор Никитин). Нефть химиясе тармагы объектлары арасында аварияләр иң күп «Нижнекамскнефтехим»да күзәтелә. 2015 елдан бирле анда 7 авария очрагы теркәлгән. Сәбәпләрнең берсе - хезмәткәрләрнең квалификациясе җитәрлек булмавы һәм җитештерү контроленең начар эшләве. Мондый мәгълүматларны Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең йомгаклау коллегиясендә аның җитәкчесе Борис Петров җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, барлык үткәрелгән чараларга да карамастан, узган елда 14 авария һәм 14 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 7се үлем белән тәмамланган. Аварияләр күбесенчә нефть химиясе объектлары һәм йөк күтәртү механизмнарында була. Бу өлкәләрдә проблемалар узган елларда да булды.

"Елына 2-3 авария булган объектлар бар. Биредә "Нижнекамскнефтехим" җитәкчелегендә "Таиф" компанияләр төркеме лидерлар рәтендә. Әлеге предприятие объектларында аварияләрне анализлау күрсәткәнчә, 8 ел эчендә (2006 елдан 2014 елга кадәр) бер генә авария дә теркәлмәгән. Әмма 2015 елдан хәзерге вакытка кадәр анда 7 авария булган (шуларның 2се узган елда). Аларда 8 кеше зыян күргән, шуларның өчесе һәлак булган", — дип хәбәр итте Петров.

Ул билгеләп үткәнчә, нефть химиясе объектларында аварияләр еш кына производствоны эшләтеп җибәрү яки аның ремонттан соң булган чорында барлыкка килә. Сәбәпләр арасында - персоналның квалификациясе җитәрлек булмау, инженер-техник хезмәткәрләрнең компетентсызлыгы, шулай ук җиһазларның искерүе һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

"Шулай ук бу предприятиеләр һәм оешмаларның җитештерү контролен нәтиҗәле башкармау нәтиҗәсе", — дип сөйләде Борис Петров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10