ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алексей Песошин: «Алабуга» кебек партнерның булуы Алабуга районына зур мөмкинлекләр бирә

7 февраль 2019, 15:02 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин: «Алабуга» кебек партнерның булуы Алабуга районына зур мөмкинлекләр бирә ТР Премьер-министры 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган Алабуга район Советы сессиясендә катнашты.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районы аңа Россиядә әйдәп баручы «Алабуга» махсус икътисади зонасы бирә торган мөмкинлекләрдән җитәрлек дәрәҗәдә файдаланмый. Моннан тыш, районда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге потенциал тулысынча ачылмаган. ТР Премьер-министры Алексей Песошин район Советы сессиясендә шулай дип белдерде.

«Сезнең районда, «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Синергия» индустриаль паркы төзелгән. Ул кече һәм урта бизнес субъектларына җитештерү мәйданчыклары, офис һәм складларны арендага бирә. Шул ук вакытта, бүгенге көндә мәйданчыклар 60 процентка гына тулган. Район җитәкчелегенә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, аның уңышлы үсешен тәэмин итү максатыннан «Алабуга» махсус икътисади зонасы белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк», - диде Песошин.

Рабочая поездка Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина в Елабужский муниципальный район. фото Р.Кадыров.

ТР Премьер-министры үзенең чыгышында Алабуганың Татарстанның иң зур туристлык үзәкләреннән берсе булуын искәртте. 2018 елда шәһәргә 500 меңнән артык турист килгән, бу 2017 елгы күрсәткечкә караганда 8 процентка артыграк. «Туристларның тотрыклы агымы сезгә туклану һәм кунакханә хезмәтләре өлкәсендә, сувенир продукциясе җитештерүдә кече һәм урта бизнес проектларын үстерергә мөмкинлек бирә», - диде ул.

ТР Премьер-министры авыл хуҗалыгын Алабуга районы өчен ихтимал үсеш нокталарыннан берсе дип атады. Район халкының 11 меңнән артыгы авылларда яши, авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 84 мең гектардан артып китә.

Рабочая поездка Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина в Елабужский муниципальный район. фото Р.Кадыров.

«2018 елда районның аграр комплексы тарафыннан 1,4 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу 2017 елдагы күрсәткечнең 80 процентын гына тәшкил итә. Терлекчелек өлкәсендә мөгезле эре терлекнең баш саны сизелерлек кимүенә юл куелган. Районда бер тәүлектә савып алынган сөтнең тулаем күләме нибары 39,7 тонна тәшкил итә. Чагыштыру өчен: күршедәге Мамадыш районында аның күләме – 158, ә Кукмара районында 253 тоннага җитә», - диде Песошин.

Ул китергән статистика буенча, Алабуга районында айлык уртача хезмәт хакы 18,8 мең сум (республикада – 22,8 мең) тәшкил итә. Алексей Песошин сәламәтлек саклау һәм белем бирү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүне район өчен өстенлекле бурычлар рәтендә атады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10