ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Депутатлар Татарстан Президентына башкарма хакимият органнары эше турында сораулар юллый

7 февраль 2019, 16:42 , Фото: архив gossov.tatarstan.ru

Депутатлар Татарстан Президентына башкарма хакимият органнары эше турында сораулар юллый Фәрит Мөхәммәтшин Президентның ел саен Дәүләт Советына башкарма хакимият органнары эше турында хисап белән чыгуын искәртте.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан парламенты комитетлары һәм депутат берләшмәләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка башкарма хакимият органнары эше турында 39 сорау юллаячак. Бу карар бүген Татарстанның Дәүләт Советы президиум утырышында кабул ителде.

«ТР Конституциясе нигезендә, Президент ел саен Дәүләт Советына башкарма хакимият органнары эше турында хисап тәкъдим итә. Регламент нигезендә, доклад әзерләнгәнче, барлык фракция, депутатлар һәм комитетларның сорау бирү мөмкинлеге бар. 39 сорау юллау карар ителде, депутатлар хисапта аларга җаваплар көтәчәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, сораулар күбрәк иде, тик эчтәлеге ягыннан кабатланганнары булган. «Депутатлар Татарстан Президентыннан тулы, нигезле, төгәл җаваплар алыр», - диде Мөхәммәтшин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10