ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казан мөселман яшьләре мәзһәбләргә иярү турында әңгәмәдә катнашалар

7 февраль 2019, 19:08 , Фото: Айдар Әхмәдиев

Казан мөселман яшьләре мәзһәбләргә иярү турында әңгәмәдә катнашалар Чараның төп максаты - Шәригатьне дөрес аңламау һәм мәзһәбсезлеккә каршы профилактика ясау, - ди әңгәмәне оештыручылар.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Мөселман яшьләре бүген Галиев мәчетендә мәзһәбләр иярү әһәмиятенә багышланган әңгәмәдә катнашырга җыелды. Чара Диния Нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан әзерләнде.

"Бу чараның төп максаты - хәзерге вакытта яшьләр арасында киң таралыш алган ике авыруга профилактика ясау: Шәригатьне дөрес аңламау һәм мәзһәбсезлек", - ди Татарстан мөфтие киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков.

Хәнәфи мәзһәбен тәнкыйтьләү, һөҗүм итү аннан баш тартуын хәзрәт дини наданлык белән аңлата. "Кызганычка каршы, андый наданнар мөселман җәмгыятендә күп", - диде хәзрәт.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10