ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Теләчедә иң яхшы әйдаманны ачыкладылар

8 февраль 2019, 08:00 , Фото: tulachi.ru

Теләчедә иң яхшы әйдаманны ачыкладылар “Иң шәп әйдаман” бәйгесендә Олы Мишә урта мәктәбеннән Динар Шәрипов Гран-Прига лаек булды.

(Теләче, 8 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче урта мәктәбе базасында республикакүләм “Иң шәп әйдәман” бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Әлеге бәйгедә районның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 14 әйдәман көч сынашты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Әйдаманнарның барысы да бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән иде. Барлык очколарны исәпләгәннән соң, беренче урынга - Шәтке урта мәктәбеннән Таңсылу Сөнгатова, икенче урынга - Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Рәфилә Камалиева, өченче урынга - Үзәк урта мәктәбеннән Сабина Заһидуллина чыкты.

Олы Мишә урта мәктәбеннән Динар Шәрипов Гран-прига лаек булды.  Динар республикакүләм ярышта район данын яклап чыгыш ясаячак.

“Иң шәп әйдәман” бәйгесендә катнашучы барлык әйдәманнарга җиңү яулаган номинацияләр буенча Дипломнар тапшырылды.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10