ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Тарихчы Альфред Халиковның 90 еллыгына Археология институтында халыкара семинар әзерләнә

8 февраль 2019, 12:50

Альфред Халиков исемен йөрткән Археология институты оешуына да быел 5 ел тула.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). ТР Фәннәр академиясе Археология институтының “Дала империяләренең археологик мирасы” Халыкара фәнни семинары тарихчы Альфред Халиков тууына 90 ел тулуга багышланачак. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар халкы тарихы турында бик күп фәнни хезмәтләр язган Альфред Халиков исемен йөртүче Археология институты оешуына да быел биш ел тула.

Альфред Халиков (1929-1994) Евразия, Көнчыгыш Европа һәм Урал буе археологиясе өлкәсендә зур белгеч санала. 1967 елда аның җитәкчелегендә борынгы Болгар шәһәрлеген тикшерү-өйрәнү эшләре башланып китә. Ул болгар-татар этногенезы концепциясен төзи, йөздән артык экспедицияләр үткәрә, ике йөздән артык, шул исәптән, Татарстанның, Казанның урта гасыр тарихына, Идел буе Болгар дәүләте чорына багышланган фәнни мәкаләләр авторы.

Институтта 1 мартта узачак “Дала империяләренең археологик мирасы” Халыкара фәнни семинары “2014-2019 елларга татар халкының милли үзенчәлеген саклау” Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Семинарда Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 90га якын галим катнашырга һәм үзләренең археологик тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашырга теләк белдергән.

  • Археология институты ТР Фәннәр академиясе карары белән 2013 елда барлыкка килә. Аның беренче штат расписаниесе 2014 елның 1 апрелендә гамәлгә кертелә һәм институт шул көннән үз тарихын саный башлый. Бүген институт 13 фәнни-тикшеренү бүлекчәләре буенча фәнни эшчәлек алып бара. Шул исәптән – борынгы, урта гасыр археологиясе, фин-угыр археологиясе, Болгар һөнәрчелеге һәм башкалар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10