ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанга урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен ел саен 44 млн сум акча биреләчәк

8 февраль 2019, 13:10 , Фото: Егор Никитин

Татарстанга урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен ел саен 44 млн сум акча биреләчәк Россиядә урман янгыннарын сүндерү техникасы паркын яңартуга 22 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

(Биектау, 8 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанга 2023 елга кадәр урман янгыннарын сүндерү техникасы автопаркын яңарту өчен ел саен 44 миллион сум акча биреләчәк. Акча «Экология» илкүләм проекты кысаларында бүленәчәк. Бүген Татарстанга эш сәфәре белән килгән РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Валентик шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге проект тиздән расланачак. Татарстанга якындагы елларда урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен ел саен 44 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Шунлыктан үз ихтыяҗларыгызны әлеге акчалар хисабына хәл итәчәксез», - дип искәртте Иван Валентик Биектау авылында III типтагы янгын сүндерү станциясе белән танышкан вакытта.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга мөмкинләр туды. Моның өчен төбәкләргә сизелерлек күләмдә акча бүлеп бирелә.

«Тулаем алганда, илдә урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен генә дә 22,5 миллиард сум акча бүленәчәк», - диде Иван Валентик.

Ул РФ Президенты Владимир Путинның урман тармагына зур игътибар бирүен, шунлыктан бу өлкәнең җитди финанслануын билгеләп үтте.

«Һәр төбәк игътибарны тоячак», - дип сүзен йомгаклады Валентик.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10