ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2018 елда татарстанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 9 процентка диярлек арткан

8 февраль 2019, 15:23 , Фото: Солтан Исхаков, Татар-информ архивы

2018 елда татарстанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 9 процентка диярлек арткан Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы 35 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 34,9 мең сум тәшкил иткән. Бу 2017 елга караганда 8,6 процентка артыграк. ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Республикада уртача хезмәт хакы 34,9 мең сумга тигез, 2017 ел белән чагыштырганда үсеш 8 процент тәшкил итә», - дип искәртте Олег Пелевин.

Зур предприятиеләрнең күрсәткечләренә караганда, иң югары хезмәт хакы – Югары Осланда. Биредә ул аена 44 мең сум тирәсе тәшкил итә. Исемлекнең азагында – Чүпрәле авылы (22,9 мең сум). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10