ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Илшат Гафуров милли кадрлар әзерләү буенча яңа институт төзү эше башлануын хәбәр итте

8 февраль 2019, 16:16 , Фото: Рамил Гали/архив

Илшат Гафуров милли кадрлар әзерләү буенча яңа институт төзү эше башлануын хәбәр итте "Әмма кайбер проблемалар аркасында без бу эшне тулысынча үз көчебез белән башкара алмыйбыз", - диде Казан федераль университеты ректоры.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Казанда милли кадрлар әзерләү буенча яңа институт булдыру эше башланды. Бу хакта Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстан Президентының Казан вузлары ректорлары белән очрашуы вакытында хәбәр итте.

"Сез безнең университет нигезендә милли институт төзү буенча йөкләмә биргән идегез, - дип мөрәҗәгать итте Илшат Гафуров Рөстәм Миңнехановка. - Без бу эшкә керештек, дип әйтә алам. Әмма кайбер проблемалар аркасында без бу эшне әлеге вакытта тулысынча үз көчебез белән генә башкара алмыйбыз".

"Татар телен укыту методикасын төзү Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә йөкләнгән. Өлешчә бу эшне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты да алып бара. Ә белгечләрне без әзерлибез", - диде КФУ ректоры.- Шуңа күрә мин Фәннәр академиясе нигезендә педагогия белемен бирү буенча аерым тикшеренү институтын ачарга тәкъдим итәм. Аңа бу өлкәдә методикалар, программалар төзү һәм мониторинг эшләрен башкаруны йөкләп булыр иде".

"Без бөтенебез дә эшлибез, хисап тотабыз, ләкин нәтиҗәдә һәрберебез аерым фрагментлар төзү белән генә маташабыз", - диде Илшат Гафуров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10