ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды

8 февраль 2019, 15:57 , Фото: Tatar-inform.ru архивы

Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды Галим әлеге мәртәбәле бүләккә татар халкының тарихын үстерү һәм популярлаштыру, фәнни-педагогика эшчәнлеге өчен ия булган.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булган. Галим бу хакта үзенең Facebook битендә хәбәр итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ белән әлеге мәртәбәле бүләккә ул татар халкының тарихын үстерү һәм популярлаштыру, фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен ия булды.

  • Искәндәр Гыйләҗев – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Казан федераль университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы профессоры, күпсанлы фәнни мәкаләләр һәм хезмәтләр авторы.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10