ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан федераль университеты чит ил студентлары өчен яңа тулай торак төзергә планлаштыра

8 февраль 2019, 16:42 , Фото: Михаил Захаров/архив

Казан федераль университеты чит ил студентлары өчен яңа тулай торак төзергә планлаштыра Тулай торак комплексы Универсиада авылы тирәсендә булырга тиеш һәм урыннар студентларга арендага биреләчәк, ди университет ректоры Илшат Гафуров.

(Казан, 8 ферваль, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Казан (Идел буе) федераль университеты чит ил студентлары өчен яңа тулай торак төзергә планлаштыра. Бу хакта университет ректоры Илшат Гафуров бүген Татарстан Президентының Казан вузлары ректорлары белән очрашуы вакытында әйтте.

"Без ел саен тулай торакларда студентларга урын җитмәү проблемасы белән очрашабыз. Шуңа күрә без Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына яңа тулай торак комплексын төзү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттек. Комплекс Универсиада авылы тирәсендә булырга тиеш һәм андагы урыннар студентларга арендага биреләчәк", - дип сөйләде Илшат Гафуров.

КФУ ректоры сүзләренчә, чит ил студентлары санын арттыру республиканың абруен күтәрә һәм Татарстан бюджетына өстәмә финанслар китерә. "Елга 7 мең чит ил студенты бюджетка өстәмә 400 миллион сум акча кертә", - диде ректор.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10