ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия Пенсия фондында пенсияне ничек арттыру мөмкинлеге турында сөйләделәр

8 февраль 2019, 20:18

Мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында акча кертү турында онытмаска киңәш итәләр.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында акча кертү һәм пенсиягә чыгу вакыты кичектерелү пенсия күләмен арттырырга мөмкин. Бу турыда ТАСС Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән яза.

“Пенсия күләмен арттыру өчен рәсми эш урыны булу, шулай ук эш бирүче контроле һәм хисап счетын тикшерү кирәк. Моннан тыш, мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында акча кертү турында онытмаска кирәк”, - диелгән Пенсия фонды хәбәрендә.

Моннан тыш, пенсияне рәсмиләштергәндә 2002 елга кадәр югары хезмәт хакы алган теләсә кайсы биш елга хезмәт хакы турында белешмә кирәк. Пенсия күләмен пенсиягә чыгу кичектерелү, дәүләтнеке булмаган пенсия программалары һәм билгеләнгән пенсияне яңадан санату да арттырырга мөмкин.

1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнде. Индексация 2018 ел нәтиҗәләре буенча фаразланган күрсәткечләрдән югары. Россиядә күпчелек пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе айга бер мең сумга арткан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10