ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия милли гвардия гаскәрләре ансамбле хәйрия концертында булды

8 февраль 2019, 20:41 , Фото: архив/Расих Фасхутдинов

Рөстәм Миңнеханов Россия милли гвардия гаскәрләре ансамбле хәйрия концертында булды 2-8 февральдә Татарстанда Милли гвардия гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбле хәйрия концерты туры уза.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия милли гвардия гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбле хәйрия концертында булды. Чара Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2-8 февральдә Татарстанда Милли гвардия гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбле хәйрия концерты туры уза. Тур кысаларында Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә концертлар куелды.

1973 елда оешкан ансамбль Россиянең иң зур хәрби сәнгать коллективларының берсе. Коллектив иҗади эшчәнлеге дәвамында сигез меңнән артык концерт биргән. 1985 елдан башлап Россия милли гвардия гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбльне белән Россиянең халык артисты, генерал-майор Виктор Елисеев җитәкли.

Ансамбль 1987 елдан башлап 41 тапкыр кайнар нокталарга барган, анда 155тән артык концерт биргән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10