ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әмирхан Еники яшәгән йортка быел истәлек тактасы куелачак

9 февраль 2019, 11:03 , Фото: Султан Исхаков

Әмирхан Еники яшәгән йортка быел истәлек тактасы куелачак Бу эш белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлфия Гайнуллина шөгыльләнә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әмирхан Еники яшәгән йортка хәзергә кадәр истәлек тактасы куелмаган. Бу хакта «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлфия Гайнуллина әйтте.

“Бүгенге көнгәчә Әмирхан Еники яшәп бакыйлыкка күчкән йортта язучының мемориаль тактасы юк. Без моны да эш планына керттек. Ул быел язуының юбилей елында башкарылачак. Хөкүмәт тарафыннан моның өчен акча бүленәсе билгеле булды”, - диде галимә.

Гөлфия Гайнуллина институтның Әмирхан Еникиның архивлары белән дә тәфсилле эшләве, язучының кызлары белән тыгыз элемтәдә торуы турында әйтте.

Әмирхан Еники архивының бер өлеше Горький музеенда, икенче өлеше Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана.

Күренекле язучы Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган чараларны Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тырышлыгы белән үткәрелә.

Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган әдәби кичәне Камал театры әзерли. Ул 12 февральгә планлаштырылган. Башлана 19.00 сәгатьтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10