ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда күпкатлы йорт подъездында янгын чыгу сәбәпле, анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

9 февраль 2019, 10:15

Бу хәл кичә кич Җиңү проспектындагы 78нче йортта булган.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда электр щиты яну аркасында күпкатлы йорт подъездларының берсендә яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 22.10 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтенә Җиңү проспектындагы 78нче йорт подъездының берсендә көчле төтен булуы турында хәбәр килгән», – дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

7нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре электр щиты януын ачыклаган. Бу подъезда яшәүчеләр үзләре урамга чыккан.

Янгын сүндерүчеләр өч минутта янгын чыганагын сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10