ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры гастрольләре тәмамланды

9 февраль 2019, 15:01 , Фото: instagram.com/shtab.tatary/

Мәскәүдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры гастрольләре тәмамланды Татарлар Штабы татар һәм башкорт халкын легендар театр спектакльләренә җәлеп итүдә актив катнашты.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). “Мәскәү татарлары штабы”нда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры актерлары белән иҗади очрашу узды. “Мәскәү татарлары Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина гастрольләр Мәскәүдә татарлар һәм башкортлар бердәмлеген ныгытуын әйтте. Бу турыда “Мәскәү татарлары Штабы”ның Инстаграм битендә хәбәр ителә.

Татарлар штабы татар һәм башкорт халкын легендар театр спектакльләренә җәлеп итүдә актив катнашты. Татар автономиясе рәисләре һәм активистлары, шулай ук Мәсәкү татар аксакаллары һәм туган якны өйрәнүчеләр советы әгъзалары татарлар Штабы ярдәме белән спектакльләрдә булды.

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов Мәскәү татарлары Штабында кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10