ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның күп катлы йортында янгында ир-ат үлгән

9 февраль 2019, 14:38

Янгын Тополевая урамында 55нче йортта чыккан.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанның күп катлы йортында янгында бер кешенең гомере өзелгән һәм бер кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 11.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Тополевая урамында 55нче йорттагы беренче каттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән», – диелгән ведомство хәбәрендә.

71нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрле ун минуттан янгын урынына килеп җиткән. Алар беренче каттагы фатирда мебель һәм әйберләрен януын ачыклаган. Йортта яшәүчеләр, утызлап кеше янгын чыккан йорттан үзләре чыккан.

Янгын сүндерүчеләр фатирда ир-ат мәетенә тап булган. Тагын бер кешене коткарганнар. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Янгын сүндерүчеләр 20 минуттан янгынны тулысынча сүндергән. Алты кв. метрга зыян килгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10