ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Яшь эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка ALGA спорт киеме брендын тәкъдим итте

9 февраль 2019, 15:33 , Фото: архив/Расих Фасхутдинов

Яшь эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка ALGA спорт киеме брендын тәкъдим итте Дизайнерлар модалы трендлар буенча Татарстан мәдәниятен һәм тарихын җиткерергә тырыша.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Яшь эшмәкәрләр Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ALGA спорт киеме брендын тәкъдим итте. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Производство 2014 елда эшли башлаган. Хәзер брендлы кием белән 300дән артык спорт командасы һәм 250дән артык коммерция оешмалары куллана. «Эшмәкәрлек фабрикасы» кысаларында укулар производствоны этәрергә ярдәм итте, дип сөйләде проектны гамәлгә куючыларның берсе Тимерхан Зиятдинов.

Дизайнерлар Татарстанның геральдик сисволлары белән илһамлана, модалы трендлар буенча Татарстан мәдәниятен һәм тарихын җиткерергә тырыша. ALGA киемнәрен җитештерүдә чит ил заводларыннан алынган югары сыйфатлы чималлар кулланыла.

Якын арада Төркиядә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлелкәрендә брендлы киемнәрне сату оештыру планлаштырыла. Моннан тыш Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә бренд вәкиллекләре ачарга телиләр.

Рөстәм Миңнеханов яшь эшмәкәрләрнең эшенә югары бәя бирде һәм уңышлар теләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10