ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Светлана Вострикова: “Россия чаңгы юллары” киләсе елда катнашучыларны күбрәк кабул итәчәк

9 февраль 2019, 16:32

Бүген чарада 20 мең кеше катнашты.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казан шәһәре башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадион төзекләндерергә һәм анда “Россия чаңгы юллары”нда катнашучыларны күбрәк кабул итәргә өметләнә. Бүген чарада 20 мең кеше катнашты.

“Бу традицион чара, беренче вакытта авыр иде. Әмма Казан спортка тартылды. Хәзер беркемне дә чакырырга кирәкми, халык үзе килә һәм теләп катнаша. Мәйданчыклар белән кыенлыклар туа, чөнки барлык катнашырга теләүчеләрне сыйдыра алмый. Киләсе сезонга “Локомотив”ны төзекләндергәч, без биредә ике тапкыр күбрәк катнашучыны кабул итәчәкбез”, - диде Светлана Вострикова.

Чаңгы ярышлары Горки-Әмәт урманы паркында башланды, аннары спортчылар Казансу тугае буенча Гаврилов урамы буйлап узышты. Ә төп старт “Юдино” бистәсендә «Локомотив» стадионында узды.

Ул “Чаңгы юллары” ярышларын өч объектка бүлү сәбәбен дә әйтте. “Мин казанлыларның ни дәрәҗәдә чаңгыда йөрергә яратуын күрәсем килде. Әмма халыкка уңайлы булсын өчен мәйданчыклар янәшә. Бары шуның өчен генә рышлар өч объектка бүленде. Киләчәктә шәһәрнең һәр районында зур спорт мәйданчыгы булсын иде”.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10