ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чаллы шәһәрендә “Чаңгы юллары” ярышларында 22 мең кеше катнашты

9 февраль 2019, 17:29

Чаңгычыларны финишта котлаулар, кайнар чәй һәм бәйрәм концерты көтә иде.

(Чаллы, 9 февраль, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә “Чаңгы юллары” ярышларында 22 мең кеше катнашты. Бу турыда автошәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт идарәсе хәбәр итә.

Ярышлар «Прибрежный» паркында узды. Анда укучылар, студентлар, табиблар һәм педагоглар, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, барысы 21 мең 990 кеше катнашты. Ярышларда 80 хөкемдар эшләде. Чаңгы ярышларын оештыруда муниципаль хезмәтләр, шулай ук полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә катнашты.

Ярышларда шәһәр Советы депутатлары һәм предприятие җитәкчеләре дә катнашты. Алар сәламәт яшәү рәвешен пропаганлалау максатыннан ике чакрымга узышты.

Шулай ук яшь чаңгычылар, професиональ спортчылар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә үз дистанцияләрен уңышлы узды.

Чаңгычыларны финишта котлаулар, кайнар чәй һәм бәйрәм концерты көтә иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10