ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Теләчедә яшәүчеләр "Татарстан чаңгы юллары" ярышларында актив катнашты

9 февраль 2019, 20:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә яшәүчеләр Ярышны ачу тантанасында чаңгычыларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде.

(Теләче, 9 февраль, "Татар-информ", "Теләче-информ", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген, 9 февральдә Теләче чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юллары-2019" дип исемләнгән традицион чаңгы ярышы булып үтте. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Ярыш оешкан төстә узды, анда олысы да, кечесе дә актив катнашты. Ярышны ачу тантанасында чаңгычыларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде.

"Сезнең монда килүегез - үзе зур җиңү инде ул.Саф һава чаңгы шуу- кешегә сәламәтлек, бәрәкәт китерә. Киләсе ярышларга дусларыбызны, туганнарыбызны һәм балаларыбызны да алып килик. Монда килеп, чаңгы шуын башкалар белән аралашып кайтып китү кемгә дә физик, рухины бирә. Чаңгы шуу- кәефне күтәрә, йөрәккә-көч, дәрт өсти",- дип физик активлыкка өндәде район башлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10