ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кукмара районы башлыгы призына милли көрәш ярышында йөздән артык спортчы катнашты

10 февраль 2019, 05:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара районы башлыгы призына милли көрәш ярышында йөздән артык спортчы катнашты Ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев көрәшчеләргә уңышлар һәм чиста җиңү теләде.

(Кукмара, 10 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш буенча ярыш уздырылды. Ел саен февраль башында оештырылучы әлеге бәйгедә авыл җирлекләреннән килгән 100дән артык көрәшче катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә

 

Ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, татарча милли көрәш федерациясенең райондагы рәисе Рафак Хәлиуллин көрәшчеләргә уңышлар һәм чиста җиңү теләде.

Исегезгә төшерәбез: бу ярыш "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган республиканың иң дәрәҗәле турниры — герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйгегә иң көчле һәм әзерлекле спортчыларны сайлап алырга ярдәм итә. Быел турнир 13-15 февральдә Актанышта үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10