ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сургут татарлары Муса Җәлилгә багышланган "Хәтердә" концерт программасы әзерли

10 февраль 2019, 15:05

15 февральдә шагыйрь, Советлар Союзы герое тууына 113 ел тула.
(Казан, 10 февраль, "Татар-информ"). 23 февраль көнне Сургутның "Төзүчеләр" мәдәният сараенда "Сандугач" ансамбленең  Муса Җәлилнең (1906-1944) сугыш чоры иҗатына багышланган зур концерты булачак. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә.
 
Чара халыкны М.Җәлил иҗаты белән киңрәк таныштыру, аның тормыш юлына күзәтү ясау, М.Җәлил иҗаты аша укучыларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан уздырыла. 
 
"Хәтердә" программасы патриот шагыйрь, Советлар Союзы герое, В.Ленин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты туган көне уңаеннан әзерләнә. 
 
  • 15 февральдә Муса Җәлил тууына 113 ел тула. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10