ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгарда IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм Коръән хафизлар бәйгесе узачак

10 февраль 2019, 15:21 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Болгарда IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм Коръән хафизлар бәйгесе узачак

Чарада төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 21 һәм 22 февральдә Болгарда IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм Коръән хафизлар бәйгесе узачак. Бу хакта «Коръән нуры» хәйрия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар ике номинациядә белемнәрен сыный ала: «Изге Коръән текстын дөрес уку» һәм «Изге Коръән текстын тулысынча яттан белү». Бәйге БДБ илләрендә игълан ителгән Китап елына багышланган.

Чарада төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар көтә. Барлык катнашучыларга да оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырырга планлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10