ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Зенит”лылар Яңа Уренгой кунакларына җиңелде

10 февраль 2019, 19:13 , Фото: Артур Шипилов

“Зенит”лылар Яңа Уренгой кунакларына җиңелде “Зенит” командасының киләсе уены 14 февраль Германиядә узачак.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда “Зенит” волейбол командасы Яңа Уренгойның “Факел”ын кабул итте. Волейбол үзәгендә узган уенда Казанның “Зенит”ы, биш сетның өчесендә оттырып, бу уенда җиңелде.

  • Ноябрь аенда Польшада узган волейбол клублары арасындагы дөнья чемпионатында “Зенит”лылар нәкъ “Факел” командасына 3-2 исәбе белән җиңелде. Шул җиңелүдән соң “Зенит”, группадан да чыга алмыйча, беренче урыннар өчен көч сынашу мөмкинлеген югалтты, бу юлы да “Зенит” җиңелде.

Беренче сетта “Зенит” 9 очкога өстен чыкты: 1-0 (25:16).

Икенче сетта да Казан волейболчылары җиңделәр: 2-0 (25:22).

Өченче сетта “Факел” командасы өстенлекне алды: 2-1 (20:25).

Дүртенче сетта Яңа Уренгой волейболчылары гомуми исәпне тигезләштерде: 2-2 (21:25).

Бишенче сетта (тай-брейкта – тигез исәптә уйнала торган партия) һәм гомуми исәп буенча әлеге уенда “Зенит”лылар җиңелделәр: 2-3 (14:16).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

Киләсе уенны “Зенит” Чемпионнар лигасы кысаларында Германиядә “Франкфурт” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 14 февраль 22:30 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10