ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш тагын бер әфганчы-интернационалистның исемен мәңгеләштерде

10 февраль 2019, 22:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актаныш тагын бер әфганчы-интернационалистның исемен мәңгеләштерде Әфганчы-интернационалистлар, район җитәкчелеге, җирлек халкы белән берлектә, Актаныш егетенең туган нигезендә булды, аның якыннары белән очрашты.

(Актаныш, 10 февраль, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан мәхшәрен соңгы сулышларына кадәр оныта алмаучыларның кайтавазы булып, узган елда Актаныш җиренә тәүге Хәтер колоннасы кергән иде. Татарстан буенча шактый еллар дәвам иткән хәрәкәткә актанышлылар узган елның февралендә генә кушылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тәүге хәтер тактасы Иске Сәфәр авылыннан Мирзашәрипов Айдар Миргаян улының төп нигезенә урнаштырылган иде. Чат, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач авыллары газиз улларына шул рәвешле хөрмәт билгесе күрсәтте.

Бүген исә әлеге мәртәбәле чара Иске Богады авыл җирлегендә дәвам итте. Җирлекнең 15 егете хәрби хезмәт срогын кәһарләнгән Әфганстан җирендә үткән. Исемлектә Данил Нәҗип улы Нәбиуллин да бар. Бүген Актаныш районы нәкъ менә аның исемен мәңгеләштерде. 

Әфганчы-интернационалистлар, район җитәкчелеге, җирлек халкы белән берлектә, Актаныш егетенең туган нигезендә булды, аның якыннары белән очрашты. Ул яшәгән йортка хәтер тактасы эленде, фотосурәте янына кызыл канәфер чәчәкләре салынды. Аны райондашлары бер минутлык тынлык белән искә алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10