ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Саба районында коткаручылар кар автомобиле ватылган ир-атларга ярдәм иткән

11 февраль 2019, 10:05 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанның Саба районында коткаручылар кар автомобиле ватылган ир-атларга ярдәм иткән Гадәттән тыш хәл төнге өчтә Байлар Сабасы бистәсе янында булган.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Саба районында коткаручылар кар автомобиле ватылып калган ир-атларга ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Төнге өчләр тирәсендә 112 бердәм номерына Байлар Сабасы бистәсеннән биш чакрым ераклыктагы урманда ике ир-атның бәлагә юлыгуы хакында хәбәр килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

4нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре аларны урман буенда табып алган. Ир-атларны «Урман әкияте» ял базасына алып кайтканнар.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10