ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда дуңгыз ите җитештерү арткан

11 февраль 2019, 12:49

1 февральгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы оешмаларында 436,5 мең баш дуңгыз исәпләнә.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Республикада быелның гыйнварында сәнәгать тармагында тереләй авырлыкта 7 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бу 2018 елның шул чорындагы күрсәткечтән 6 проценттан артыграк. «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан шул хакта хәбәр иттеләр.

1 февральгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы оешмаларында 436,5 мең баш дуңгыз (узган елның шул чорына карата - 103 процент) исәпләнә.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, дуңгыз ите җитештерү күләмен арттыруда «Кама Беконы» ҖЧҖ (4 мең тонна, 2018 елга карата – 107 процент), «Авангард» ҖЧҖ (1,5 мең тонна, 109 процент), «ТатмитАгро» ҖЧҖ (0,7 мең тонна) кебек предприятиеләр аеруча зур өлеш керткән.

Дуңгызчылык белән «Ялтау» агрофирмасы ҖЧҖ, «Салман» дуңгызчылык комплексы ҖЧҖ, Пашков С.И. крестьян-фермер хуҗалыгы, «Агрокам» ҖЧҖ, «Нәүрүз» ҖЧҖ, «Тукаш» ҖЧҖ, «Феникс» ҖЧҖ предприятиеләре дә уңышлы шөгыльләнә.

«Әлеге компанияләр һәм хуҗалыкларда 421 мең башка якын дуңгыз исәпләнә. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелгән дуңгыз итенең 98 проценты шушы предприятиеләргә туры килә», - дип искәрттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлегендә.

Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, «Кама Беконы» компаниясе 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә дуңгыз ите җитештерүче 20 иң зур предприятие арасына кергән. «Феникс» авыл хуҗалыгы предприятиесе узган елда 800 баш дуңгызга исәпләнгән югары технологияле комплексның беренче чиратын төзеп файдалануга тапшырган. Биредә елына 4 мең тонна дуңгыз ите җитештереләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10