ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ришвәт алуда шикләнелгән Чистай Башкарма комитеты җитәкчесе эшеннән азат ителде

11 февраль 2019, 13:08

Александр Заиконников, Яңа Савин районы суды карары белән, 7 мартка кадәр өй арестында.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов ришвәт алуда тотылган Чистай башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконниковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуы хакында белдерде. Бу хакта «Чистополь-информ» хәбәр итә.

Чистай шәһәр советының 31нче утырышында шул хакта билгеле булды. «Александр Геннадьевичтан аннан Чистай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен алу турында гариза керде», - диде Иванов.

Парламентарийлар моны бертавыштан хуплады. Бушаган вазифага конкурс игълан ителде.

Моннан бер ай элек, 11 гыйнварда, район хакимиятендә узган коррупциягә каршы комиссия утырышында Заиконниковны «ышанычны югалтуга» бәйле рәвештә вазифасыннан азат итәргә тәкъдим иткәннәр иде.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017-2018 елларда Заиконников «Тесла» компаниясе белән Чистай шәһәрен төзекләндерү һәм урамнарны җыештыру эшләрен башкару буенча килешүләр төзегән. Башкарылган эшләр турындагы актларны имзалау өчен, компания җитәкчелеге Заиконниковка 880 мең сум акча биргән. Казанның Яңа Савин районы суды ришвәт алуда гаепләнүчене 7 мартка кадәр өй арестына озатты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10