ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан дәүләт циркы директоры вазыйфасына кандидатлар арасында бәйге үткәрелә

11 февраль 2019, 15:25 , Фото: Михаил Захаров/архив

Казан дәүләт циркы директоры вазыйфасына кандидатлар арасында бәйге үткәрелә Циркны җитәкләргә теләүчеләр оешманы үстерү концепциясен дә тәкъдим итәргә тиеш.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Казан дәүләт циркына яңа җитәкче эзлиләр. 11-28 февральдә директор вазыйфасын башкаруга кандидатларны сайлау буенча конкурс уздырылачагы турында Татарстан Мәдәният министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителде.

Бәйге ике этаптан тора. Беренче – читтән торып үткәрелүче этапта үз кандидатураларын тәкъдим иткән кешеләрнең документларын өйрәнәчәкләр. Кандидатлар Мәдәният министрлыгына шәхси документлары белән беррәттән, циркны үстерү буенча тәкъдимнәрен дә бизнес-план яки үсеш концепциясе рәвешендә язып бирә ала. Гаризалар 21 февральгә кадәр кабул ителә.

Икенче этапта кандидатлар белән очрашып сөйләшү, аларның профессиональ һәм шәхси-эшлекле сыйфатларын бәяләү планлаштырыла.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10